lirik lagu гыйлем (gylem) – агым (stream)
[припев]
эләктем агымга, бертуктаусыз агымга
эләктем агымга, бертуктаусыз агымга
кемдер эзли, кемдер таба, кемдер чыга, кемердер кала
дөньяны үзгәртеп булмый, үзеӊне үзгәртеп кара
[1 куплет]
тамак төбенә утыра юл буенда яткан тузан
тагын шул сукмактан китеп аяк киемнәре туза
инде ничә еллар үтеп, күпме вакыт зая узган
үзгәрешләр мине ташлап, очып киткән козгын сыман
көн башлана кабат шул ук урыннан ~ төтенгә баткан урамнан
уйда фикерләр буталган, кеше сүзе урап алган
балачактан хыял белән карыйм киләчәк тормышка
ләкин һаман көтеп торам шул көннәрне иске тукталышта
[припев]
агымда, бертуктаусыз агымда
эләктем агымга, бертуктаусыз агымга
кемдер эзли, кемдер таба, кемдер чыга, кемердер кала
дөньяны үзгәртеп булмый, үзеӊне үзгәртеп кара
[2 куплет]
теләкләр үтәлер иде, кесә тулы акча булса
якын туганым югары, яхшы урында утырса
кыю булсам, тавыш булса, зур шәһәрдә тормыш корсам
иӊ бәхетле булыр идем сәбәп уйлап чыгармасам
юк, уйлар үзгәрми, яфрак кебек агып баргач
мәшакатьсез генә яшәп һәм барсына риза булгач
башны аска иеп йөрдем ләкин алдым үземне кулыма
адым ясап карамыйча, чыгып булмый шул агымнан
[припев]
эләктем агымга, бертуктаусыз агымга
эләктем агымга, бертуктаусыз агымга
кемдер эзли, кемдер таба, кемдер чыга, кемердер кала
дөньяны үзгәртеп булмый үзеӊне үзгәртеп кара
[3 куплет]
уян! дип үземә эндәшәм
туйдырмады мени ялгыз яшәү?
яшьтәшләреӊ инде гайлә корган
ә син әле һаман бала сыман
вакыт бара алга таба
якыннашасыӊ утызга
биргән вәгъдәләргә кырау
төшеп тамырлары кора
юк, юк, юк ялгышма
үткәнне үзгәртә алмыйсыӊ кабул итергә кала
ачу хисенә бирелеп йөрәгеӊә кайгы салма
агымга каршы гына барган кеше хәлдән тая
соӊ түгел, тормышныӊ яӊа битен
башлар өчен кирәк бары тик синеӊ теләгеӊ
һәм шул теләккә таба атлап адымнар ясарга
ләкин агым көче кире үз ягына гына тарта
Lirik lagu lainnya:
- lirik lagu dustin the turkey – walk this way
- lirik lagu whipstriker – queen of the iron whip
- lirik lagu daniela alfinito – das feuer einer nacht (karaoke version)
- lirik lagu lovers and liars – let me let you go
- lirik lagu 7th_ph – familiar places
- lirik lagu eminem – ’till i collapse (traduzione italiana)
- lirik lagu lord bush – narayanah
- lirik lagu maurice west – this melody
- lirik lagu asbo slipz – prometheus at sunrise
- lirik lagu 4amcollective – odio (remix) [feat. kooky]