lirik.web.id
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

lirik lagu qara qura - qullanu

Loading...

син күбрәк сатып ал
алар моны көтәләр
куллану теләген
алар синдә үстерәләр
син күбрәк сатып ал
дөнья моны көтә
куллану теләге
ул синең миеңдә

әйдә үзеңне яңа әйбер белән сыйла
сиңа кирәк бит күбрәк нигэ дип сорама
таптың тормышта мәгънә кибет киштәсендә
селәгәй тагын ага ташлама күргәндә

ярнама күрсәтә
ничек кирәк яшәргә
качып булмый аннан
ул сине күзәтә
социаль челтәрләрдә
яки онлайн кибеттә
синең һәр адымың
сайтларның хәтерендә

әйдә үзеңне яңа әйбер белән сыйла
сиңа кирәк бит күбрәк нигэ дип сорама
таптың тормышта мәгънә кибет киштәсендә
селәгәй тагын ага ташлама күргәндә
син күбрәк сатып ал
алар моны көтәләр
куллану теләген
алар синдә үстерәләр
син күбрәк сатып ал
дөнья моны көтә
куллану теләге
ул синең миеңдә

әйдә үзеңне яңа әйбер белән сыйла
сиңа кирәк бит күбрәк нигэ дип сорама
таптың тормышта мәгънә кибет киштәсендә
селәгәй тагын ага ташлама күргәндә


Lirik lagu lainnya:

LIRIK YANG LAGI HITS MINGGU INI

Loading...