lirik.web.id
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

lirik lagu татар халык хикмәте (tatar folklore) - балан

Loading...

[куплет]
көзге урман, сары алан…
коела кыңгыраулар
мәк гөледәй кызыл балан —
каерып сындыралар

[кушымта]
әнкәй, күңелем елап кала:
«ник аны сындыралар?
баланнар бит коелмыйлар
коела кыңгыраулар…»

[куплет]
баланны өзәләр бит
җепләргә тезәләр бит
ятып елар чаклар була
үзәкне өзәләр бит

[кушымта]
колакта чыңлый һаман
эндәшә кебек әнкәм:
«авыр чаклар бик күп була —
түзәргә кирәк, балам…»

[куплет]
әкрен генә чәчтән сыйпап
эндәшә кебек әнкәм:
«өлгергәндер инде балан
җыярга кирәк, балам»
[кушымта]
колакта чыңлый һаман
эндәшә кебек әнкәм:
«авыр чаклар бик күп була —
түзәргә кирәк, балам…»


Lirik lagu lainnya:

LIRIK YANG LAGI HITS MINGGU INI

Loading...