lirik.web.id
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

lirik lagu гыйлем (gylem) - серле урман (serle urman)

Loading...

[1 куплет]
иртәнге кояш нуры, уята дөньяны
чык тамчылары тамып, каушата яфракларны
күк йөзе нурлардан, төрле төскә буялган
яӊа көнгә юл биреп, тарала кичке томан

чишмә басмасыннан үтәм, алдымда ачыла ялан
яшел юрганга төрелгән сукмаклардан алга барам
яфракларын кыштырдатып торган куак арасыннан
үлән тасмаларын җәеп кунак итеп көтә урман

бабаем салган юллар элеккедәй каршы ала
борчыган чит уйлар бөтеннәй үк югала
кошлар сайраша, сандугачлар ярышы
еракта ишетелә ялгыз күке тавышы

урманны танып булмый, вакыт үзгәреш керткән
кечкенә үсентеләр чыршыларга әверлгән
күӊелдә тынычлык, һавада ылыс исе
үткәнне искә алдым, каплады сагыш хисе

балачак мизгеле ~ хәтеремнеӊ бизәге
көннән көн үтеп бара, кала тик исәлеге
алда нәрсә көткәнен вакыты җиткәч белербез
урман сукмагы сыман тормыш юлы да билгесез
[припев]
серле серле урман, күпме вакыт узган
синдә безнеӊ кебек үзгәргәнсеӊ сыман
әйтче серле урман ниләр алда язган
син дә безнеӊ сыман картаясыӊ урманым

[2 куплет]
исемдә җәйге чаклар, чәй кайнаткан учаклар
хуш исләр чыгара мәтрүшкә кочакта
кояшка тартылып чыккан төрле чәчәкәр
җырлашып черелди юл буйлап чикерткәләр

бу юллар аша узган инде күпме буыннар
үзгәреп кенә тора һавада болытлар
бернигә дә карамый яӊа тормыш ярала
ташны урталай ярып үсенте җирдән чыга

җиләкле урыннар, чикләвек агачлары
югарыга үрмәли кырмыска оялары
челтери челтери урман чишмәсе ага
каен кләгәсендә яфрак яра абага

вакыт алга ашкына, җәйне көз алыштыра
кыш уза яз башлана, яфраклар алмашына
һәм бездән соң да бу дөньяның юлы дәвамлана
күктә ай калкына, көн үтә ~ кояш бата
[припев]
серле серле урман, күпме вакыт узган
синдә безнеӊ кебек үзгәргәнсеӊ сыман
әйтче серле урман ниләр алда язган
син дә безнеӊ сыман картаясыӊ урманым

(киттек)

серле серле урман, күпме вакыт узган
синдә безнеӊ кебек үзгәргәнсеӊ сыман
әйтче серле урман ниләр алда язган
син дә безнеӊ сыман картаясыӊ урманым


Lirik lagu lainnya:

LIRIK YANG LAGI HITS MINGGU INI

Loading...