
lirik lagu аигел (aigel) - xäzer betä ul
[«хäzer betä ul» җырының текст]
[куплет 1]
кояшның мәрҗән бөртеген
тәңре диңгезгә бүләк иткән
диңгез кызган, диңгез оялган
диңгез бүләкне алган
кояшның утлы бөртеген
тәңре диңгезгә аткан
ут диңгезне чаккан
диңгез кызган, диңгез елаган
[кушымта]
өф ит, өф ит син аны
җитез җилләр, өф итсен аны
хәзер бетә ул, хәзер бетә ул
өф~өф, менә инде авыртмый ла
менә авыртмый, менә бетә ул
өф ит, өф ит син аны, өф ит син аны
җитез җилләр, өф итсен аны
хәзер бетә ул, хәзер бетә ул
өф~өф, менә инде авыртмый ла
менә авыртмый, менә бетә ул
[куплет 2]
җил кояшны көткән
җил дулап искән
җил ярага өргән
елама, җиткән
диңгез еламый да бүтән
диңгез еламый (еламый)
(еламый) еламый
(диңгез кипкән) диңгез кипкән
ай~ай, кояшкай
диңгезгә ишелеп төшкән
диңгез купкан
диңгез пешкән
ай~ай, кояшкай
баткан урында упкын
диңгез ювеш
диңгез салкын
диңгез кояшны талаган
кояш сувынган, йоклаган
кояш сукыр
су өстенә ничек калкыр
диңгез кояшны талаган
кояш сувынган, йоклаган
кояш сукыр
су өстенә ничек калкыр
үп ит, үп ит, үп ит, син аны, кара дулкын
уянсын гына, уянсын гына, үп~үп
менә инде туңмый ла
менә туңмый, менә йокламый
үп ит, үп ит, үп ит, син аны, кара дулкын
уянсын гына, уянсын гына, үп~үп
менә инде туңмый ла
менә туңмый, менә йокламый
дулкын кояшны ялаган
кояш җылынган, уянган
суны кызылга буяган
суны кызылга буяган
дулкын кояшны ялаган
кояш җылынган, уянган
суны кызылга буяган
суны кызылга буяган
[кушымта]
өф ит, өф ит, өф ит, син аны, өф ит, өф ит син аны
җитез җилләр, өф итсен аны
хәзер бетә ул, хәзер бетә ул
өф~өф, менә инде авыртмый ла
менә авыртмый, менә бетә ул
(өф ит, өф ит, өф ит)
өф ит, өф ит, өф ит, син аны, өф ит син аны
җитез җилләр, өф итсен аны
хәзер бетә ул, хәзер бетә ул
өф~өф, менә инде авыртмый ла
менә авыртмый, менә бетә ул
Lirik lagu lainnya:
- lirik lagu memus - szanuj swojego tatę
- lirik lagu driia - retrograde
- lirik lagu jon b - paradise in u
- lirik lagu impvlse - what do you want
- lirik lagu jaiswan - boyz
- lirik lagu liam gonen - judas
- lirik lagu vory - miami with jade
- lirik lagu peri winkle (claudia cox) - ouroboros
- lirik lagu koinoi thnitoi - του κόσμου οι λαοί (tou kosmou oi laoi - live 2024)
- lirik lagu starnoir - efe