
lirik lagu defne - qyz
[текст песни «qyz»]
бәләкәй~бәләкәй тән
бәләкәй бәләкәйдән
гади фикерне белгән
гади фикерне белгән
сабырлык – зарар тамчы
диңгезләрне борчучы
яшәү тәмен бик ачы
ясатучы, ясатучы
ахирәтем, күз нурым
әй, озак булды юлың
тыйнаклыктан арыдың
көчен җыйды тавышың
кыз, кыз, кыз бала
идәннәрне кыздыра
кискен телләре ерта
күңелеңне кызганмыйча
кыз, кыз, кыз бала
идәннәрне кыздыра
диварларны яңгырата
биергә бир җанына
мин ачуландым бүген
бичура булып күрдең
гафу ит мине, бәгърем
гафу ит мине, бәгърем
юхаланыйм мин әле
шатландырыйм кешене
әверелү сәләте –
һәр гасырда кирәкле
ахирәтем, күз нурым
әй, озак булды юлың
тыйнаклыктан арыдың
көчен җыйды тавышың
кыз, кыз, кыз бала
идәннәрне кыздыра
кискен телләре ерта
күңелеңне кызганмыйча
кыз, кыз, кыз бала
идәннәрне кыздыра
диварларны яңгырата
биергә бир җанына
рәнҗетмәсәң – рәнҗетмәмен
бу – бик гади кагыйдә
ерактан гына соклан син
хөрмәт сүзен белмәсәң
рәнҗетмәсәң – рәнҗетмәмен
бу – бик гади кагыйдә
ерактан гына соклан син
хөрмәт сүзен белмәсәң
кыз, кыз, кыз бала
идәннәрне кыздыра
кискен телләре ерта
күңелеңне кызганмыйча
кыз, кыз, кыз бала
идәннәрне кыздыра
диварларны яңгырата
биергә бир җанына
Lirik lagu lainnya:
- lirik lagu officialalex425 - adios
- lirik lagu jahmal tgk & vibetgk - солнце над москвой (sun over moscow)
- lirik lagu vulcanraps - flow state
- lirik lagu ronquido - the dog drug
- lirik lagu въетнам речитатифф (vietnam recitatiff) - koshachja kasha
- lirik lagu sophie shredz - dwp
- lirik lagu médine - lumière
- lirik lagu zaybang - show 32
- lirik lagu mckinley dixon - magic, alive!
- lirik lagu zerotheghost - ruh